Күҗәкә авылы мәчетенең ае яңартылды

2017 елның 7 июле, җомга

29 июнь кичендә Актаныш районы Күҗәкә авылындагы мәчеткә яңа ай куелды. http://aktanysh.muhtasibat.tatar хәбәр итүенчә, 30 июнь көнне авылдашлар, кайткан кунаклар белән бергәләп, ай куелу уңаеннан мәчет янында тантаналы чара узды. Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рәйхан Флүс кызы Галимҗанова ачып җибәргән чараны, район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин дәвам итте. Ул мәчет төзелешенә көче кергән, бүгенге көндә дә үзләренең ярдәмнәре белән мәчетне яшәтүчеләрне әйтеп узды. Мәчетне үз кайгыртуында тоткан, аны төзүдә һәм яшәтүдә булышып торучы Әлфәрит Рәиф улы Нәбиевка, төзекләндерүдә, мәчет эшендә катнашучыларга һәрберсенә зур рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International