"Нигез" хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү бара

2017 елның 23 июне, җомга

Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү бара. Сүзебез бүген “Нигез” хуҗалыгы турында булыр. Хуҗалык районда беренчеләрдән  булып терлек азыгы әзерләүгә кереште.

“Нигез” ҖЧҖ баш агрономы Рүзил Зәкиев сүзләренә караганда, хуҗалыкта бүгенге көндә терлек азыгына сенаж салу бара. Сенажга көзге арпа 580 гектарда, борчак 300 гектарда, күпъеллык үләннәр һәм катнаш азык кулланыла. Рүзил Зәкиев базларга сенаж салу өчен бик кулай вакыт дип исәпли, чөнки үләннәрнең хәзер иң туклыклы вакыты. Табигать шартлары комачау итмәсә, атна эчендә базга салып бетерергә планлаштыралар. Хуҗалыкта техник яктан комплектация әзер – комбайннар, Камаз машиналары, тракторлар һәм тагылмалары – ремонтлап, яңартылып куелган.

Хуҗалыкта үзйөрешле Челенджер чапкычында эшләүче механизатор Ильмир Вәлиев “Нигез”дә өченче елын хезмәт куя. Аның сүзләренә караганда, басуларда печән бик әйбәт өлгергән. Көненә уртача 50-60 га эшлиләр.

Быел табигать шартлары тотрыксыз булганлыктан, хуҗалыкта аяз көннең һәрбер мизгелен файдалы итеп кулланырга тырышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International