Актанышта авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдир ителде

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

21 июнь көнне “Әнәк Агрофирмасы” ның Чирү басуында районыбыз хуҗалыклары җитәкчеләре, зоотехник һәм инженерлары катнашында җыелыш булды.

Киңәшмә кысаларында авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче Krone (Крон) фирмасы үз агрегатларын тәкъдир итте. Алар җитештергән техника энергияне һәм ресурсларны саклаучылар рәтендә. Заман таләпләренә туры килгән урын-җыю техникасы һәм арзан хезмәтләндерү өчен Krone дөньякүләм танылган марка.

Актаныш җирендә  Krone  вәкилләре киңәшмәдә катнашучыларга әлеге фирма җитештергән чапкыч, җыйгыч, кыскыч һәм тараткычларны күрсәттеләр һәм мөмкинлекләрен чагылдырдылар. Куәте ягыннан берничә техниканы алыштыра алырга мөмкинлеге булган заманча машиналар 25-30 км/сәг кадәр тизлек белән эшли алалар.

Районыбызда берничә хуҗалык – “Актаныш Агрофирмасы”, “Әнәк Агрофирмасы” – Krone агрегатларын үзләрендә булдырганнар инде, башка авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре дә заманча урып-җыю техникасы белән бик кызыксындылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International