Районда азык әзерләүнең кызган чоры. Оешма һәм учреждениеләр коллективлары ел саен яфрак азык әзерләүдә актив катнашалар, ныклы азык базасы булдыруда хуҗалыкларга ярдәм итәргә тырышалар. Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев инициативасы белән район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре 21 июньдә “Нур Баян” хуҗалыгында яфрак азык әзерләргә чыктылар.
Район башлыгының кушуы буенча предприятиеләр, оешмалар һәм бюджет учреждениеләре яфрак азык әзерләүдә ярдәм итү өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренә беркетелде. Бу эштә теләге булган һәр кеше катнаша ала.