Татарстан Республикасы торак пунктларын чистарту буенча үткәрелгән санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре нигезендә Актаныш 1 нче санлы мәктәбе "Эковесна 2017" Республика конкурсының "Экошкола" номинациясендә җиңү яулады. Мәктәп коллективына Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгы мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Котлыйбыз!