“Игелек үзәгенең” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Россия көненә” багышланган “Россия Алга” исеме астында чара үткәрде. Бәйгенең максаты булып балаларга патриотик тәрбия бирү; туган илгә, туган җиргә мәхәббәт , гуманлык хисләрен тәрбияләү тора. Бәйге барышында балалар белән күңелле уеннар, викториналар үткәрелде. Бәйге ахырында “Минем Илем” дигән исем астында асфалька рәсем ясау оештырылды. Килгән балалар һәм әти – әниләр уеннарда бик теләп катнаштылар.