Район башлыгы Фаил Камаев Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады

2017 елның 19 мае, җомга

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре! Иҗатыгыз белән безне сөендереп торучы кадерле каләм ияләре — "Татмедиа" АҖ филиалы "Актаныш мәгьлүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, басмаханә хезмәткәрләре, хәбәрчеләр!

Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә — сүз байлыгын кулланып, укучыларыгызның, тыңлаучыларыгызның күңеленә үтеп керәсез. Еллар дәвамында туплаган бай тәҗрибәгезгә таянып, заман белән бергә атлыйсыз. Газетада басылган язмаларыгыз абунәчеләр тарафыннан яратып укыла, радио-телевидение тапшырулары һәркемдә кызыксыну уята.

Район яңалыкларын халыкка вакытында җиткерүче, район тормышын тарихлаштырып баручы басма буларак, "Актаныш таңнары" газетасы — һәр гаиләнең көтеп алган кунагы ул. Массакүләм мәгълүмат чаралары елдан-ел камиллеккә омтыла. Бүгенге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга кара­мастан, яшәешне басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Матбугат сүзенә сак карашыгыз, укучыларыгызга һәм тыңлаучыларыгызга карата хөрмәтегез сезнең һөнәри осталыгыгыз турында сөйли. Каләм көчегез киләчәктә дә кимемәс, журналистика үсешенә, район халкының милли матбугатын һәм мәдәниятен, соци- аль-икътисадый тормышын үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам. Матбугат көченең зурлыгын аңлыйбыз. Районыбыз эшчәнлеген үз вакытында яктыртуда, җитәкчелекне халыкка якынайтуда куйган иҗади хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Барыгызга да ныклы сә­ламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International