2017 елның 18 маена Татарстанда сабан культуралары 1520,8 меңга мәйданда чәчелде, бу планлаштырылганнан 85% тәшкил итә.
Бөртекле сабан культуралары 935,5 мең га мәйданда чәчелде, ягъни фаразга карата 91% тәшкил итә, шул исәптән сабан бодае – 354,7 мең га мәйданда (90%), бөртек өчен кукуруз – 64,5 мең га (76%).
Шикәр чөгендере 71,7 мең га мәйданда чәчелде, ягъни фаразга карата 98% тәшкил итә, рапс – 37,1 мең га (40%), май орлыгы өчен көнбагыш – 122,4 мең га (84%).
Актаныш районында язгы чәчү эшләре 46,2 мең га башкарылган яки 82% тәшкил итә.