Актанышта Халыкара Гаилә көнен билгеләп уздылар

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

16 май көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният йортының тантаналар залында Халыкара Гаилә көне уңаеннан “Бергә-гомергә бергә!” кичәсен уздырды. Кичәгә 40 елдан артык гомерләрен бергә, иңгә-иң куеп матур гомер кичергән Усманова Тәхия Әхтәм кызы, Гаянов Ринат Мәсгут улы гаиләләре чакырылган иде. Чарада аларның тормышына багышланган элетрон презентация күрсәтелде. Алар бергә яшәү серләрен ачтылар, яшьләргә теләкләрен юлладылар.

Кичәнең икенче өлешендә, үрнәк, яшь гаиләләр  бәйгесе оештырылды. Монда Радик һәм Сөмбел Фархутдиновлар, Алфира һәм Илназ Әмирҗановлар гаиләләре катнашты. Алар үзара тапкырлыкта, матур әдәбиятне белү буенча, иҗади эшләрдә көч сынаштылар.”Иң күркәм гаилә” номинациясендә  Сөмбел һәм Радик Фәрхутдиновлар, “Иң тыйнак” гаилә номинациясендә Илназ һәм Алфира Әмирҗановлар гаиләләре җиңде.

Чарада “Гаилә-тормыш нигезе” исеме белән китап күргәзмәсе, буктрейлер күрсәтелде. Шулай ук А.Әхмәтгалиеваның “Мин гашыйк булдым” китабына буктрейлер тәкъдим ителде.

Кичәдә  “Ак  калфак” хатын-кызлар оешмасының Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары, үзе дә үрнәк гаиләдән булган  Ракипова Рәмзия Хәсәновна катнашты һәм чыгыш ясады, яшьләргә теләкләрен җиткерде.

Кичә ахырында Актаныш җирлегеара үзәк китапханә директоры Шамсунова Ландыш Җәүдәт кызы барлык катнашучыларны Халыкара Гаилә көне белән котлады, мондый чараларның тәрбияви әһәмияте барлыгын әйтеп үтте.Үрнәк гаиләләргә истәлек бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International