Актаныш муниципаль районы хезмәтчәннәре сөт җитештерүдә зур уңышларга ирешәләр. 2017 елның 15 маенда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 166 тонна сөт саудылар, бер сыердан тәүлеккә уртача 17,5 кг туры килә. Әлеге күрсәткеч узган елның шушы датасы белән чагыштырганда 107% күбрәк, агымдагы елның ай башы белән чагыштырганда 0,5 тоннага күбрәк.