Батырларга баш иябез.

2017 елның 6 мае, шимбә

  Безнең Иске Богады авыл җирлегеннән 601 кеше яу кырына китә. 387 се сугыш кырларыннан әйләнеп кайта алмый.  

 Биш балалы гаиләдә үскән Сәгыйть агага Мөхәммәдиевка яшьтән ук тормыш арбасына җигелергә туры килә. 12 яшеннән зурлар белән колхоз эшенә чыга ул. Илне тетрәндергән сугыш башланганда аңа 16 яшь ә була. 17 яшендә армия сафларына алына.  1943 елның январендә Ерак Көнчыгышта пехота гаскәрендә хезмәт итә. Бу гаскәрдә 8 ай дәвамында хезмәт иткәннән соң, Сәгыйть ага Пенза шәһәренә җибәрелә һәм шуннан сугышка озатыла.  I Белоруссия фронтына эләгә.

“Рядовой булып хезмәт иттем.  18-19 яшьлек күпме егетләрнең гомерләре өзелде. Сугышта төрле михнәтләр күрдек, оланнар, 2 шәр көн ашамый йөргән чаклар да булды. Берүк сезгә ходай сугыш дигән афәтне күрсәтмәсен”, - дип тели  иде Сәгыйть ага.

      1944 елда  Латвиядәге бәрелешләрдә Сәгыйть ага 2 тапкыр яралана. Икенче тапкыр яралану шактый авыр була. Аны  госпитальгә озаталар. Анда 6 ай дәвалана.

Җиңү көнен бәйрәм иткәч тә, тиз генә туган якларына кайту насыйп булмый. Бары тик 1948 елның мартында гына туган Богадысына аяк баса. Колхозда эшли башлый. Тырышлыгын, ирләр кулы җитмәгәнлеген күреп, аны бригадир итеп куялар. 40 елга якын шушы вазифаны башкара, хуҗалыкны алга җибәрүдә көчен кызганмый. 1985 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче ферма мөдире, склад мөдире хезмәтләрен башкара. Сәгыйть ага Мөхәммәдиев "Бөек Ватан сугышы" ордены, күп медальләр белән бүләкләнә.

1951 елда авылдашы Нәзифәгә өйләнеп биш бала тәрбияләп үстерә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International