Агымдагы елның 4 май көненә булган оператив мәгълүматларга караганда, Актаныш районында язгы чәчү эшләре 16,3 мең га башкарылган яки 29% тәшкил итә. Шулай ук бер көнгә 4,5 мең га яки 8% тәшкил итә.
Актаныш аграрийлары быел 56,6 мең га да язгы чәчү башкарырга ниятлиләр, шул исәптән бөртеклеләр 34,2 га - аның 12,7 мең га эш башкарылган инде.