"Йолдызлык-2017" фестивалендә 3нче урын

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Эх сез, матур кызлар, 
Ник шаяртасыз? 
Йөрәгемнең януларын        
Аңламыйсыз
.... 

Аңламыйбызмы соң, бик аңлыйбыз, бу матур егетләрнең “Йолдызлык – 2017” фестиваленә җиңәргә килгәннәрен.  Башларын кыңгыр салып, нурлы күзләре, искитмәле тавышлары белән сәхнәне яулап алулары, сәхнә генә түгел һәр тамашачыны әсир итеп җырлаулары  һич кенә дә күз алдымнан китми! Ә өздереп җырлаулары-ы-ы! 

 

Яз җитүгә, күңелләрдә “Йолдызлык” фестивале дә уяна. Яңа җырлар өйрәнелә, күлмәкләр тегелә, күп кенә егетләр-кызлар, укытучы апалар-абыйлар сәхнә дәрте белән яши башлый. Татарстан Президенты канаты астында узучы әлеге фестиваль быел 17 нче тапкыр үткәрелә. Хәтерлисездер, быел бу фестивальнең зона туры шаулап-гөрләп безнең районда узды. «Йолдызлык»ны оештыручылар да, башка районнан килгән катнашучылар да безнең Актаныш талантларына бик сокланып киттеләр. Ә андый йолдызчык­лар бездә шундый күп икән бит! Әле дә ярый аларны барлап торырга республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион “Йолдызлык” фес­тивале бар! 

Жюри тарафыннан сайлап алынган талантларыбыз “Уникс” күңел ачу үзәгенә бардылар. 

Бу зона этабында безнең мәктәпнең 2-7 нче класс укучылары арасыннан сайлап алынган, 12 егеттән торган “Лачыннар” дип аталган вокаль ансамбль дә катнашты. Бу егетләрне сәхнәгә мәктәбебезнең музыка укытучысы Нуриахметова Рәфидә Насертдин кызы әзерләде. Кешенең сәләтен вакытында күреп, аны үстерү, гүзәл башлангычларны уяту, шәхеснең иң яхшы сыйфатларын күреп, аларны үстерү укытучы җилкәсенә төшә.  Кайчандыр халык күңелен яулап алган дәртле “Эх, сез матур кызлар!” җыры заманча ритмда яңгырап, тамашачы күңелендә икенче образ туып калыр дип уйлады микән җырның авторы Петр Кубашев? Образ тудырырга ярдәм иткән, искиткеч матур костюмнар теккән Әлфия Давлетовага да “лачыннар” бик рәхмәтле.  Һәр уңыш - ул бердәм хезмәт нәтиҗәсе.   “Йолдызлык-2017” фестиваленең йолдызчыкларының зона этабын үтеп, “Пирамида” күңел ачу үзәгендә гала концертта катнашып, югары нәтиҗәләр күрсәтеп, 3нче урын алып кайтулары да – балалар, укытучы һәм әти-әниләрнең бердәм хезмәте.

Пирамидада узган “Йолдызлык” фестиваленең гала концертын инде барлык Казан халкы тамаша кылды өч сәгатькә якын барган балалар концерты көчле алкышларга күмелеп, күңелдә гел якты хисләр калдырды. Күренеп тора: һәркем тырышып әзерләнгән, укытучылары күп көч түккән. Концерт тәмамлангач сәхнәгә күтәрелгән жюри башлыгы Константин Туманов  да, иң беренче булып, бу балаларны фестивальгә әзерләгән укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде: “Язның беренче бәйрәме – 8 Март булса, икенче бәйрәме – без көтеп алган “Йолдызлык”. Бу фестивальне караганда, бездә күпме сәләтле балалар үсә, дип шатланып утырдым. Аларның талантын ачып, сәхнәгә чыгаручы укытучыларга рәхмәтлемен! Уңышлар сезгә!” – диде ул. 

Киләчәктә дә “Йолдызлык” фестивалендә катнашкан һәркемгә уңыш­лар телибез. 

 

Гөлназа Имамразыева, Актанышның 2 нче санлы урта мәктәбенең директор урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International