Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан илкүләм старт алган «Үлемсез полк» акциясенә былтыр Актаныш районының оешма-предприятияләре, мәктәп укучылары, кайткан районыбыз кунаклары - өч меңнән артыграк кеше теләп кушылды. Алар үзләренең сугышта катнашкан әби-бабайлары, туганнары хакында материаллар туплап, аларның портретларын күтәреп мәйданга чыкты.
Әлеге акция быел да дәвам итәчәк. 9 майда, Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үткән көнне, Актанышта «Үлемсез полк» акциясе узачак. Биредә катнашырга теләүчеләр район хакимияте каршына 8,30 сәгатьтә җыелырга кирәк.