Тыл ветераны Мофавада Мәрдислам кызы Мөхәмәдиевага 90 яшь тулды

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Утны-суны кичкән, илебезгә Җиңү алып кайткан, аны якынайтуда тылда армый-талмый хезмәт куйган өлкәннәребез – районыбызның иң хөрмәтле, кадерле кешеләре. Алар белән горурланабыз һәм бу буыннан үрнәк алып яшибез. Районыбыз җитәкчелеге 90, 95, 100 яшен тутырган ветераннарыбызны юбилейлары белән үзләре янына – өйләренә барып котлый.

Бүген, 24 апрель көнне Иске Кормаш авылында гомер кичерүче тыл ветераны Мофавада апа Мәрдислам кызы Мөхәмәдиевага  кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Район Советы Аппараты җитәкчесе райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район Башлыгы исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International