27 апрель көнне Актаныш районында 2016-2017 елда терлекне кышлату нәтиҗәләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узачак. Киңәшмәнең төп максаты - сыйфатлы терлек азыгы әзерләү процессын технологик яктан дөрес оештыру, терлек баш санын саклау һәм аны арттыруны тәэмин итү мәсьәләләре буенча республика агросәнәгать комплексы оешмаларына практик ярдәм күрсәтү.