ТР дәүләт хезмәтләр порталы эшчәнлеге турында

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Дәүләт хезмәтләре порталында ташлама белән чит ил һәм гомумгражданлык паспортларын алу мөмкинлеге активлаштырылган.

“Һичшиксез, бу россиялеләрне электрон хезмәтләр куллануга этәрәчәк. 2018 елга дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә кулланучы гражданнар 70 процентка җитәчәк”, - дип фаразлый электрон хөкүмәт үсеше департаменты директоры Владимир Авербах.

Коммуникация һәм элемтә министрлыгы Эчке эшләр министрлыгы белән бергә "Элеккеге буын чит ил паспортын бирү", "Яңа буын чит ил паспортын бирү” һәм “Россия Федерациясе гражданины паспортын бирү” хезмәтләре өчен гариза бирү һәм дәүләт пошлинасын портал аша түләгән очракта салым кодексының бер пункты буенча дәүләт пошлинасын 30 процентка киметү мөмкинлеге гамәлгә кертелгән, дип белдерде Авербах.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International