Талпаннар аша күчүче авырулардан ничек сакланырга?!

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Иң мөһиме – талпаннар кадалуны булдырмаска кирәк.

         Шәхси профилактика чараларын утәргә онытмагыз. Талпан кадалу күп очракта урманнарда ял иткәндә күзәтелә. Урманга җыенганда кием астына талпаннар керә алмаслык итеп киенергә тырышырга кирәк. Ял итү вакытында җиргә утырырга һәм ятарга киңәш ителми. Ял итү өчен сирәк үсемлекле, кояш яхшы яктырткан урыннарны сайларга кирәк.

         Үз-үзеңне һәм бер-береңне карау зур әһәмияткә ия. Бу кием өстенә, тәннең ачык өлешләренә талпаннар урнашкан булса, аларның тәнгә кадалмавын тәэмин итү өчен урманда  булган вакытта 1-2 сәгать саен эшләнергә тиеш. Урманнан кайткач та зур игътибар һәм диккать белән киемне, тәнне карап алырга кирәк. Талпаннарның кеше тәнендә иң яраткан урыннары булып – колак арты, култык асты өлешләре, касык тирәсе, эчнең түбән өлеше тора.

         Талпаннардан шәхси саклану чарасы буларак  төрле куркыту чыганаклары (сиптергечләр, сөртә торган препаратлар) кулланырга мөмкин.

         Талпан кадалган кешегә сәламәтлеген күзәтү өчен медицина учреждениесына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

 

Кулланучылар хокукларын яклау хэм кеше иминлеген саклау  олкэсендэ күзәтчелек  итү федераль хезмэтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш районында территориаль булеге өлкән хезмәткәре Әминова Н.Ф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International