Татар-башкорт милли көрәшенең Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына 14-15 апрель көннәрендә Актанышта узган республика ярышында келәм хуҗалары – Актаныш командасы җиңү яулады. Узган ел батыр калган Саба егетләре – II, Кукмара көрәшчеләре – III урында.