ТР Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның котлау телеграммасы

2017 елның 14 апреле, җомга

Кадерле көрәшчеләр һәм ярышны оештыручылар!

Татар көрәшен сөюче милли җанлы тамашачыларыбыз!

 

Милли көрәш буенча Татарстан Республикасының Беренче Президенты Кубогына яшүсмерләр арасында ел саен үткәрелә торган бөтенроссия ярышларының быел да матур башланып китүе белән барчабызны да ихлас күңелдән тәбрик итәм! Бәйгенең туган ягым Актаныш җирлегендә үткәрелүе дә сөенечле хәл, якташларыбызның ярышны һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә уздырачагына шигебез юк.

Борын-борын заманнарда халкыбызның данлы Сабантуйларында туып, гасырлар буе сакланып килгән татар көрәше бүгенге көндә дә мәйдан тота,  милләтебез горурлыгы һәм ата-бабаларыбыздан калган тиңсез мирасыбыз булып тора. Яшь буынның милли көрәш белән җитди шөгыльләнүе  аеруча әһәмиятле күренеш. Димәк, киләчәгебез көчле һәм гаярь егетләр кулында. Моның мәгънәсен аңлап, милли көрәшне үстереп-камилләштереп, аны чын мәгънәсендә югары спорт дәрҗәсенә күтәреп, бөтен дөньяга танылган лаеклы көрәшчеләр тәрбияләүче фидакарь остазларыбызга, оештыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Хәзерге вакытта халкыбызның матди мирасын – тарихи-мәдәни истәлекләрентергезүче буларак, Сезне үземнең фикердәшләрем дип саныйм.

Ярышта катнашучыларга – көч-егәр, түземлек һәм рух ныклыгы, хөкем итүчеләргә – зирәклек һәм гаделлек телим.

                                                                                                                                                                   

                                                                                                                          МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ,

                                                                                                                     Татарстан Республикасыны Беренче Президенты

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International