Актанышта М.Шәймиев кубогына көрәш ярышлары башланып китте

2017 елның 14 апреле, җомга

Татар-башкорт милли көрәшенең Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына республика ярышы районыбызда 14-15 апрель көннәрендә уза. Келәмдә - 2001-2003 елгы яшүсмерләр. Бәйгегә 38 районнан 45 команда килгән. Бәйгеләрне ачу тантанасында район башлыгы Фаил Камаев якташыбыз Минтимер Шәрип улының котлау телеграммасын укыды, үзеннән бу яшь көрәшчеләргә уңышлар теләде. Ярышларның баш координаторы – СССРның спорт остасы, республикабызның Милли көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин Фаил Мисбах улына, район көрәш федерациясе рәисе Дәниф Харисовка республика көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтовның Рәхмәт хатларын; Россия беренчелегендә үз авырлык үлчәвендә батыр калып, спорт остасына кандидат нормасын үтәгән Фарис Хуҗинга кандидат таныклыгын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International