Актанышта тулаем савым күләме 162 тонна

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

Татарстанда 2017 елның 11 апреленә тулаем савым күләме 3510,8 тонна булды, бу узган елның шушы вакытына караганда 208,2 тоннага күбрәк (106,3%). Республика авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан узган көннәрдә 3991,2 тонна сөт сатылды. Бер сыердан уртча көнлек савым 15 кг тәшкил итте.

 Актаныш районы авыл хуҗалыгы оешмаларында 11 апрельдә 162 тонна  сөт савылган. Әлеге саннар 2016 елның шушы вакыт күрсәткечләре белән чагыштырганда 112 % ка күбрәк, ә 2017 елның апрель ае башы белән чагыштырганда 1,5 т артыграк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International