8 апрель көнне Башкортостан Республикасының Яркәй авылында өстәл теннисы буенча Косманавтика көненә багышланган турнир узды. Әлеге ярышларда Актаныш районы командасы да көч сынашты.
2008 елда туган спортчылар арасында Риназ Садертдинов 1 урынны яулады, Рүзәл Салихов һәм Камилә Гәрәева 2 урынны яуладылар, өченче баскычта – Данил Харисов, 2005 елда туган спортчылар арасында Гөмәр Гәрәев һәм Камилә Шиһапова 2 урында, ә 2004 елгы укучылар арасында 2 урында Булат Шәкүров, ә 3 урында – Мансур Мостафин. Остазлары Булат Солтанов.