5 апрель көнне районыбызның Җәмигъ мәчетендә имамнар җыелыш булды.
http://aktanysh.muhtasibat.tatar/tatar/news/news_3980.html чыганагы хәбәр итүенчә, иң элек Санкт-Петербургның метрополитенында булган шартлауда мәрхүм булганнарның рухына дога кылынды. Кешене соңгы юлга озату, җеназага кагылышлы сораулар буенча район Аксакаллар Шурасы рәисе Ләес хәзрәт Гәлләмов дәрес уздырды. Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең VII Корылтае 17 апрельдә узачак. Имамнар җыелышында бу хакта искәртелде.
Районыбыз имамнарына “Шура” журналының 16 нчы саны таратылды.