Актаныш районы АПК оешмалары арасында конкурслар узачак

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Бу елның 4 апреленнән 7 апреленә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 2017 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерләнү буенча АПК оешмалары арасында конкурслар узачак. Максат – авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы чәчү кампаниясенә әзерлек дәрәҗәсен арттыру.

Комиссияләр составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, районнар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең башлыклары, механизация һәм игенчелек буенча консультантлары, Дәүләт техника күзәтчелегенең Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы баш дәүләт инспекторлары, АПК предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре була.

Комиссияләрнең бурычлары арасында – техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен, үсемлекчелекне яклау чаралары үтәлүен, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыруның сыйфатын билгеләү (комиссиягә барлык төр әзер агрегатлар күрсәтелергә тиеш).

Техника әзерлегенең торышын билгеләү ремонтланган һәр техника буенча техника таләпләре нигезендә башкарыла. Тракторларга сезонлы техник хезмәт күрсәтелгән, аларның техник төзеклеге тикшерелгән, тышкы яклары шулай ук тәртипкә китерелгән булырга тиеш.

Татарстан Республикасы муниципаль районының иң күп балларны җыйган ике АПК оешмасы конкурста җиңүчеләр дип танылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International