Актаныш районында бер гектарга 73,4 кг минераль ашламалар тупланган

2017 елның 24 марты, җомга

Татарстанда 2017 елгы уңыш өчен минераль ашламалар туплау дәвам итә. Бу елның 24 мартына республикада 146,5 мең тонна ашлама тупланган, ягъни бер гектарга – 51 кг (көздән кертелгәне белән бергә). Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, Татарстанның чәчүлек куәте – гектардан 15 центнер ашлык, ашламалар кулланмыйчаюгары уңышка өметләнеп булмый. Шуңа күрә игенчеләрнең төп чыгмнары да минераль ашламалар сатып алуга китә (барлык чыгымнарның 40%ка якыны, 7,5 млрд. сум).

Минераль ашламаларны иң күп туплаган районнар: Зәй (119 кг/га), Сарман (98,6), Тәтеш (83,1), Әтнә(82,4), Актаныш (73,4), Балтач (70,1), Буа (69) һәм Тукай (65,5) муниципаль районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International