Көрәш – батырлар бәйгесе!

2017 елның 24 марты, җомга

Бүген, 24 мартта “Актаныш” спорт комплексында район Башлыгы призына милли көрәш ярышлары тәмамланды. Биредә районыбызның иң көчле, иң батыр, иң тапкыр егетләре көч сынашты. Җиңүчеләр һәм җиңүче команда исемнәре аталды.

 Ярышларда алдынгы урыннарны яулаган егетләрне һәм төрле номинация буенча җиңүчеләрне район Башлыгының урынбасары Илфак Бариев һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе – район көрәш Федерациясе рәисе Дәниф Харисов тәбрикләделәр. Яшь батырларга грамота һәм акчалата призлар тапшырдылар.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында

1 урын Тат.Ямалы мәктәбе

2 урын Богады мәктәбе

3 урын Яңа Әлем мәктәбе

 

Урта гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында

1 урын Кадет мәктәп-интернаты

2 урын 1 санлы Актаныш мәктәбе

3 урын Технологик техникум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International