Ир-егетләр арасында көрәш буенча узган Россия Беренчелеге тәмамланды. Ул 17-18 март көннәрендә Башкортстан Республикасының Стәрлетамак шәһәрендә узды. Ярышларда илебезнең18 регионыннан командалар катнашты. Шулар арасыннан Татарстан командасы тагын бер тапкыр әлеге спорт төрендә өстенлеген дәлилләде.
Татарстан командасы составында Актаныш районыннан Фарис Хуҗин ярышларда катнашып, 75 кг га кадәр үлчәү категориясендә беренче урынны яулады. Остазы - Әнвәров И.И.. Чын күңелдән котлыйбыз!