Актанышта чигелгән кулъяулыклар бәйгесе үтте

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Актанышта чигелгән кулъяулыклар бәйгесе үтте, дип яза район басмасы.

Балалар иҗат үзәге, "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе белән берлектә, татар халкының милли мәдәни мирасын саклау һәм баету, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне киңрәк өйрәнү, алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү максатлары белән балалар арасында оештырылды ул.

Биредә район буенча 10 балалар бакчасы, 5 - башлангыч, бер урта мәктәптән барлыгы 16 эш тәъдим ителде.

Бәйгенең шарты буенча, милли кием кигән кыз бала чиккән кулъяулыгын егеткә тапшыру күренешен күрсәтте.

Җиңүчеләр һәм призерлар мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-4 сыйныф укучылары 5-8 сыйныф укучылары арасында аерым билгеләнде.

Бәйгедән соң исә чиккән кулъяулыклар "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсенә тапшырылды, диелә район хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International