Киров мәдәният йортында, " Яңа елда килсен бәхет, әтәчкә бирик тәхет" дип исемләнгән тамаша үтте. Әлеге бәйрәм тамашасы үткән елга багышланган видеоролик белән башланып китте. Сәхнә яңача ысуллар кулланып искиткеч матур бизәлгән иде. Тамаша җыр-биюләр, театральләштерелгән күренешләр, маскалар чыгышлары, тәбрикләуләр белән үрелеп барды, бик оешкан төстә үтте, халык бик канәгать булып таралышты. Тамаша ахырында көтеп алган лоторея уены уйнатылды.