27 октябрь көнне Актаныш районы Туган як музеенда Татарстанның атказанган укытучысы, тынгы белмәс оештыручы, Актаныш сәхнәсендә тәүге вокаль инструменталь ансамбль туплаган оста музыкант, район самодеятельный кино сәнгатенә нигез салып, тарих өчен гаять әһәмиятле кыска метражлы фильмнар төшереп килер буыннарга калдырган талантлы оператор, район телевидениесен оештыручыларның берсе - Рим Гаян улы Мостафинның тууына 70 ел тулуга багышланган кичә уза. Башлана 14:00.