Актаныш Казан символлары өчен тавыш бирде

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Россия Банкы яңа банкнотларында 200 һәм 2000 сумлык акчаларда сурәтләнү конкурсы буенча Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирүдә Казан беренче урында бара.

 

Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстан башкаласына 340 316 кеше тавыш бирергә өлгергән. Яңа банкнот символлары өчен тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр дәвам итә. Шуннан җиңүче ике шәһәр ачыкланачак. 

 

Шунысын да исегезгә төшерәбез: бер сим-картадан бер тапкыр тавыш бирү мөмкин. Әгәр телефон ике сим-картага көйләнгән икән, икесен дә кулланырга була. Тавыш бирүне шулай ук социаль челтәрләр (Вконтакте, Facebook, Одноклассники) аша да башкарырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International