Иске Сәфәр авылы китапханәсе яңалыклары

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

        3 нче октябрь көнне Иске Сәфәр балалар бакчасының нәниләре авыл китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханәче балалар белән "Әкиятләр илендә кунакта" дип исемләнгән сәяхәт- уен  үткәрде. Сәяхәттә балалар бик теләп катнаштылар. Әкиятләрдә очрый торган хайваннар турында табышмаклар чиштеләр, әкиятнең ахырын тәмамладылар, төрле әкиятләрнең геройларын атадылар. Әкияләрдән оештырылган китап күргәзмәсе җавап эзләгәндә төрле очракта да балаларга зур терәк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International