Икенче мәктәптә очрашу

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

3 октябрь көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең актлар залында 1-2 сыйныф укучыларының бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор-майор Ахунова А.А. һәм юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау бүлеге җитәкчесе Саетова Р.З. белән очрашу уздырылды. Мероприятиенең максаты: балалар арасында тәртипсезлекне булдырмау һәм аларны кисәтү, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү һәм белемнәрен ныгыту.

Ания Анил кызы укучыларга тәртип бозуның җинаятькә китерүен төшендерде, һәр кылган тәртипсезлек өчен җавап бирергә кирәклеген аңлатты. “Пятерочка безопасности” акциясе уңаеннан бик эчтәлекле сораулар биреп балаларның белемнәрен тикшерде.

Рәсимә Заһит кызы балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләре һәм төгәл үтәүләре турында кызыксынды. Ул үз чыгышында юлны тиешле урыннан үтмәүнең, автомобильдә куркынычсызлык каешларын эләктерми йөрүнең  аянычлы хәлгә китерүенә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International