Муниципаль район башлыгы Фаил Камаевның Ураза Гаете белән котлавы

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!

Сезне Ураза Бәйрәме белән котлыйм. Рамазан – бар игътибар һәм мәшәкать җаныбызны камилләштерүгә һәм иманыбызны ныгытуга юнәлтелгән, якыннарыбызга һәм мохтаҗларга ярдәм итү теләге аеруча чиста булган вакыт.

Әлеге мәңгелек һәм какшамас кыйммәтләр рухи яктан чистарынырга һәм яңарырга, кылган эшләребез турында уйлап киләчәккә өмет белән карарга, үзара уңай мөнәсәбәттә булырга ярдәм итә. Бу уңайдан мөхәммәт Пәйгамбәребезнең с.г.в.:”Аллаһы Тәгалә игелекле һәм игелек кылганны ярата. Ул кырыслык белән ирешеп булмаганны яхшылык кылып ирешү мөмкинлеге бирә”,-дигән сүзләре тирән мәгънәгә ия.

Ураза бәйрәме барлык мөселманнарга да җан тынычлыгы, шатлык һәм игелек бүләк итсен. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International