Табигатьне күзәтү балаларның рухи дөньясын баета.

2016 елның 3 июне, җомга

Экология проблемасы үзенең актуальлелеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк. Экология проблемасының глобаль проблема булып, аның үзебез яши торган урында да чагылуы без –тәрбиячеләрдә борчылу тудыра. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә моның өчен балаларга кече яшьтән үк экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.

Дәресләрдән алган белемнәрне, үз куллары белән ясаган тәҗрибәләрне без экскурсиягә чыккач ныгытабыз. Чөнки бала табигать белән якыннан таныша. Аларда күзәтүчәнлек тәрбияли, гадәти әйберләрдә дә төрле яңалыклар күрергә, әйләнә-тирәнең матурлыгын тоярга, уйланырга, эзләнергә өйрәтә.

Экскурсияләр, сәяхәтләр барышында күп кенә бурычлар үтәлә: күзәтүләр барышында hава үзгәрешләренә игътибар итәбез. Үсемлек, бөҗәкләрне тышкы кыяфәтенә карап танырга, исемен әйтә алуларына игътибар итәбез. Шуннан чыгып, күңелгә ягымлы авазларны тыңлый белергә hәм аларны матур сүзләр белән әйтергә өйрәнәбез, табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне hәм җан ияләрен саклау кирәклегенә төшенәбез; табигатькә мәхәббәт, үсемлекләргә, төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләнелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International