Актаныш район китапханәсенең уку залында “Гаилә-тормыш нигезе” исемле очрашу-кичә узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 2 укытучы үзләренең гаиләләре белән әлеге очрашуда катнаштылар: Хафизова Т.М. һәм Шавалиева Н.М. Бу яшь гаиләләр рәсем ясауда, шигырь язуда һәм башка төрле ярышларда үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп, Хафизовлар гаиләсе “Иң мөлаем гаилә”, Шавалиевлар гаиләсе “Иң итагатьле гаилә” номинацияләрендә җиңеп Грамота белән бүләкләнделәр.