Аккүз мәктәбенең мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы бакча эшләре бара. Мәктәп укучылары укытучылар белән берлектә суган, кишер, кызыл чөгендер кебек яшелчәләрне чәчтеләр. Алга таба бәрәңге утырту күздә тотыла.