ТР ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов актанышлыларны бүләкләде

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

6 май көнне Россия  Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды.

 

Бәйрәм чарасында сугыш һәм тыл ветераннары катнашты. Алар каршында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре арасында узган сәнгать смотры җиңүчеләре лауреатлары чыгыш ясады.

 

Чара барышында әлеге конкурс җиңүчеләре дә хөрмәтләнде. Райондашларыбыз 5 яшьлек Аделина Сәлахова һәм 7 яшьлек Мәрьям Шәрипова да бүләкләү тантанасында катнашып кайтты.

 

ТР ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов  кулыннан диплом,  акчалата һәм истәлек бүләкләре алды алар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International