Татарстанда 3603,8 тонна сөт савылган

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Татарстанда 3603,8 тонна сөт савылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 140,2 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Ай башына артым 129 тонна тәшкил иткән. Алдагы көн белән чагыштырган вакытта савым 1,8 тоннага кимегән. Бер сыердан 15,4 кг сөт савылган. 

Әтнә, Саба, Балтач, Мамадыш, Буа, Кукмара, Актаныш, Чистай, Биектау һәм Азнакай районнары терлекчеләренең савым күләме буенча алдынгылар рәтендә, анда  101дән 189 тоннага кадәр сөт савылган.

Шул ук вакытта, республиканың 29 районында савым күрсәткечләре мактанырлык түгел.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International