Бүген Актанышта МХОда һәлак булган Илнар Талипов белән хушлаштылар

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Бүген Актанышта махсус хәрби операциядә һаләк булган авылдашыбыз Талипов Илнар Рәшит улы белән хушлаштылар.

Мәтам мәрәсимендә Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, хәрбинең якыннары, туганнары, дуслары катнашты. Талипов Илнар Рәшит улы 1988 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Актаныш районы Актаныш авылында туган. 2003 елда Актанышта урта мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәренең төзелеш колледжында ташчы һөнәрен үзләштерә. 2007 елда РФ Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт үтә. 2022 елның 29 сентябрендә өлешчә мобилизация белән Украина территориясендә барган махсус хәрби операциягә китә. 2023 елның 21 декабрендә Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы территориясендә үз хәрби бурычларын үтәгәндә, каты яраланып һәлак була. Илнар Рәшит улының якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз һәм сабырлык телибез. Урыны җәннәттә булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International