ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2018 ел
җомга

8 июнь көнне районкүләм ифтарда Актанышның үзәк стадионында 350 кеше бергә җәмәгать белән ахшам намазы укыды. Уразаның 24 нче көнендә авыз ачарга районыбыз авылларыннан авыл җирлеге башлыклары, имамнар, абыстайлар җыелды. Актаныш үзәгендә дин тотучы кардәшләребез дә үзәк стадионга гаиләләре белән килде. Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов та ифтарда тормыш иптәше Сәрия ханым белән катнашты.

Районда  2017-2018 елгы җылыту сезоны  тәмамланды һәм яңасына әзерлек эшләре башланды. Торак фонды, бюджет өлкәсе һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар объектларын 2018-2019 елгы җылыту сезонына әзерләү буенча чаралар планын  төзеде. Аның нигезендә барлык эшләр 5 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Атна  саен уздырылачак   штаб утырышларында әлеге мәсьәләгә зур игътибар биреләчәк.

Бүген Актаныш районында өй шартларында социаль карауга мохтаҗ булган 375  әби-бабай яши. Аларга 69  социаль хезмәткәр, 6 шәфкать туташы хезмәт күрсәтә. Хезмәткәрләр барысы да өлкәннәр белән уртак тел табып эшли.  Аларның көндәлек эш-мәшәкатьләрен, гозер-үтенечләрен дә үз өсләренә алалар.  Өлкәннәргә  социаль-көнкүреш, социаль-медицина ярдәмнәре күрсәтелә.

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр! Һөнәри бәйрәмегез
белән барыгызны да ихлас күңелдән тәбрик итәм. Әлеге
истәлекле көннең мөһимлеген
сезнең өлкән буынга, аз тәэмин ителгән
гаиләләргә, инвалидларга, теге яки бу сәбәп белән авыр
хәлдә калып ярдәмгә мохтаҗ булганнарга көндәлек бу-
лышлык күрсәтүегез билгели. 

Бү­ген ра­йон­ның со­ци­аль як­лау сис­те­ма­сын­да  дүрт дәү­ләт уч­реж­де­ни­е­се эш­ли: со­ци­аль як­лау бү­ле­ге, 5 нче санлы  мат­ди яр­дәм күр­сә­тү бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка үзә­ге фи­ли­а­лы, Игелек үзәге ха­лык­ка со­ци­аль хез­мәт күр­сә­тү үзә­ге, карт­лар интернат-йор­ты. Әле­ге уч­реж­де­ни­е­ләр­дә 100дән ар­тык хезмәткәр эш­ли, алар көн­кү­реш, хо­ку­кый, икъ­ти­са­дый, пси­хо­ло­гик яктан  нигезләнгән со­ци­аль хез­мәт­ләр күр­сә­тә­ләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International