Һәр төбәктә мактауга, ихтирамга лаек шәхесләргә бай. “Октябрьнең 12 еллыгы” колхозының легендар рәисе, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган механизаторы, Россия Федерациясенең Халык мәгарифе отличнигы Марс Фәтхелбаян улы Шәвәлиев шундыйларның берсе. Аның исеме Актаныш районында гына түгел, ә бөтен Татарстаныбызга билгеле. Мондый югары дәрәҗәгә ирешер өчен, әлбәттә, белем алырга, тәҗрибә тупларга, халык мәнфәгатьләрен ихластан кайгырткан, көндәлек фидакарь хезмәттән торган озын тормыш юлы үтәргә кирәк.