Бүген районның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге кысаларында, музыкаль чара узды. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Актаныш сәнгать мәктәбе укучылары концерт номерлары тәкъдим иттеләр, чара барышында балалар белән уеннар оештырылды, ә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре психологик тестлар уздырды.
Бүген Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында “Туган телем – әдипләр теле” дип исемләнгән V республика фәнни-эзләнү конференциясе бара. Аның эшендә Республиканың гомуми урта белем бирү йортлары укучылары катнаша.