ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Әгәр дә өлкән булу, сәламәтлек ягы начар булу сәбәпле, үзегезгә тормыш кирәк-ярагын тәэмин итә алмыйсыз икән, ялгыз яки туганнарыгыздан кирәкле тәрбия алмыйсыз икән, башка тәрбиягә мохтаҗ өлкәннәр турында мәгълүмат беләсез, яки тәрбиясез балалар турында яисә спиртлы эчемлекләр кулланган ата-аналар турында мәгълүмат беләсез икән, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы социаль яклау бүлекчәсенә хәбәр итүегезне сорыйбыз

17 июнь көнне  татар халкы бөек кызы Әлфия Авзалова белән хушлашты. Татар дәүләт филармориясендә узган матәм митингын Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ачып җибәрде.

Ябылу тантанасы Актаныш районы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында узды. Әлеге смена кысаларында Россиянең 12 субъектыннан һәм Татарстаннан 100 бала ял итте.

15 июнь көнне Казанның теннис академиясендә V Республика ифтары үтте һәм анда 10 меңгә якын кеше катнашты. Ифтар мәҗлесендә күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятимнәр, шулай ук җәмәгать  эшлеклеләре һәм дин әһелләре, республика районнарыннан һәм башка төбәкләрдән мөселманнар катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International