Татарстан Республикасының Беренче Президенты Миңтимер Шәрип улы Шәймиев 6 май көнне туган авылында кунакта булды. Шушы көннәрдә генә Россия Президенты В.В.Путин тарафыннан бирелгән югары дәрәҗә-Россия Федерациясенең Хезмәт Герое дигән мактаулы исемгә лаек булган авылдашыбыз Әнәк зиратында булып, якыннарының каберләренә чәчәкләр салды, Коръән сүрәләре укып дога кылды.
Бүген, 12 май - шәфкать туташлары көнендә, Актанышта 6 районның медицина хезмәткәрләре үзләрен спорт өлкәсендә сыный. Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Ютазы, Зөй районнарыннан килгән 250гә якын ак халатлы шәфкать иясе бердәм җыйналып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.