ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2017 ел
шимбә

3 нче март көнне Актаныш район мәдәният йортында драма коллективлары һәм халык театрлары смотрына йомгаклау үткәрелде.

Бөтенрәсәй фән олимпиадасының республика этабы тәмамланды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары бик актив катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Афәрин!

3 нче март көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе базасына математика фәненнән төп дәүләт имтиханының сынап карау тестлары үтте. Анда: Аккүз, Богады, Югары Яхшый, Меңнәр төп, Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән барлыгы 32 укучы катнашты. Имтихан оффлайн режимында алынды. Имтиханда район мәгариф бүлегенең урынбасары, Аккүз мәктәбенең кураторы Р.Ә.Имамова катнашты.

“Туган тел” мастер – класс бәйгесе.

"Гаилә бәхете- балада."
 

3 нче класста Гаилә бәйрәме үтте. Кичә балаларның шигырьләре, җырлары  белән үрелеп барды. Ата- аналар өчен кызыклы уеннар оештырылды. "Оста куллы гаиләләр" бәйгесенә нәтиҗә ясалды. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International