ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

15 февраль Кәзкәй авылы китапханәсендә 2017 ел- районда "Кече Ватан" елы, Әфганчыларны искә алу көне  уңаеннан "Тарихның яралы хәтирәсе" исемле батырлык дәресе үткәрелде.. Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти.

Бүген Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 28 ел тулу уңаеннан,  Актанышның Җиңү паркы каршында интернационалист- сугышчыларны искә алу  митингы уздырылды.

15 февраль көнне Татар Ямалы авыл китапханәсендә татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чара булып узды.

15 февраль – Совет гаскәрләренең  Әфганстаннан чыгарылган көн. Сугышчы – интернационалистларны искә алу көне. Әфган сугышы -  бик күп гаиләләргә кайгы китергән  куркыныч сугыш.

13 февраль көнне Актаныш муниципаль районының  район мәдәният йортында Күҗәкә җирлегенең  үзешчән артистлары  Р.Сәгъдинең "Сынган беләзек" спектаклен тамашачыларга тәкъдим итте.

23, 24, 25, 26 февраль – ял көннәре булачак.  

Казанда 15 февральдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агрофорумы ачылды, аның кысаларында «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 20 нче юбилей халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «Волгапродэкспо» 17 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе уза. Форум эше эшлекле программага корылган: аның кысаларында түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, форумнар, семинарлар узачак, тагын бер төп чараларның берсе - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2016 елгы эшенә йомгаклар ясау һәм 2017 елга АПКны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру” темасына киңәйтелгән утырышы уза.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге 14 февраль – гашыйклар көнендә  район бала тудыру йортында тантаналы төстә туу таныклары тапшырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International