ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 1 октябрь көнне районда ярминкә үткәрү планлаштырыла. Бу көнне авыл хуҗалыгы продукцияләре базардагы бәяләрдән арзанракка тәкъдим ителәчәк.

2016 елның 13 сентябренә Татарстанда 4,1 мең тонна көнбагыш суктырылган, бу культура бүгенгә 3,2 мең га мәйданда җыелган.

-Иманлы кешеләр, намаз укучылар күп булган саен Аллаһы Тәгалә мөмкинчелекләрне ача. Районыбызда, республикабызда яшәешебез тотрыклы, эшебез, ашыбыз бар, биналар төзелә-төзекләнә, юллар салына – боларның  барысы да гыйбадәттә булучылар, мәчеткә йөрүче балалар хисабына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, безгә биргән нигъмәте. Раббыбыз  мөмкинлекләр тудыра, юлларын ача, ниятебезне чынга ашыруда сәбәпчеләрен бирә. Дөньялыкны да алып барырга, гыйбадәт тә кылып яшәргә бүген һәммәбезгә мөмкинлек бар. Көздән язгача мәчетебездә 100 дән артык мөслимә абыстайлардан белем ала, авылларда балаларны әхлаклы тәрбияләүдә, өлкәннәрне дин юлына кертеп, намазга бастыруда да Аллаһ Ризалыгы өчен хезмәт куялар. Без алар өчен дә мәчетләребездә уңай шартлар тудырырга бурычлыбыз, - дип, Җәмигъ мәчетендә эшлисе эшләргә ният кылды, ярдәм сорады  12 сентябрь көнне Актаныш үзәк Җәмигъ мәчетенә корбан гаете укырга килүчеләрдән  район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелә башлаганнан бирле кулдан эш китте. Хәзер төрле учреждениеләр бусагаларын таптамыйча, су буе чиратларда тормыйча,  компьютер каршында утырып кына төрле мәсьәләләрне хәл итәргә була. Балалар бакчасына да чиратка интернет аша гына басасың, табибка чиратка да җиңел генә языласың, субсидияләргә документларны да электрон форматта кабул итәләр. Ә “Халык конроле” хезмәте исә өйдә утырып кына көнкүрештәге җитешсезлекләрне хәл итәргә ярдәм итә.

Шушы көннәрдә мөселман халкының иң олугъ бәйрәмнәренең берсе - Корбан Гаете билгеләп үтелә.

Басуларда көзге чәчү, төп җир эшкәртү эшләре бара. Аның барышы белән танышу, һәм тагын кайбер мәсьәләләрне хәл итү буенча 7 сентябрь көнне хуҗалык җитәкчеләре белән семинар үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнаштылар. 

 

 

Татарстанның Казан Кремле һәм Казан федераль университеты бинасы яңа купюраларга символ сайлау конкурсының финалистлары, дип табылды.

Хөрмәтле Актаныш муниципаль районы сайтын кулланучылар!

“Гамбәрия” - Актаныштагы икенче, райондагы илленче мәчет


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International