ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2016 ел
җомга

Актанышта яшәүче мөселман халкы өчен бүген, 24 июнь көнне зур вакыйга булды. Изге Рамазан аенда МТС бистәсендә "Гамбәрия" мәчетенә ай кую чарасы узды. Аллаһ йорты агымдагы елның 9 сентябрендә файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Яңа мәчетнең манарасына аен күтәрү чарасына кунаклар да, авыл халкы да күпләп килгәннәр иде.

26 июнь - Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне.

23 июнь көнне Мәсәде авыл җирлегенә караган мәдәният хезмәткәрләре, өлкәннәрне караучы хезмәткәрләр, авыл советы хезмәткәрләре яфрак печән әзерләргә чыктылар.

24 июнь Кәзкәй авылы китапханәсендә "Хуҗабикә" интереслар клубының "Яшел аптека. Туган якның дару үләннәре" темасына чираттагы дәресе үткәрелде. Дәрескә килгән хатын- кызлар үзләре белән дару үләннәре җыеп алып килделәр.Дәрес барышында үләннәрне җыю, киптерү, саклау тәртибе һәм төрле авыруларга карата куллану чаралары турында фикер алыштык. Китапханәдәге әдәбияттан файдаланылды, үләннәр киптерергә куелды.

Иске Кормаш авылы мәчетендә ифтар.

26 июнь наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне.

Татар Суксуы авылында гомер итүче тыл ветераны Галиева Зәнибә апа Морзагали кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Муниципаль район башлыгы Фаил  Камаев халыкны  печәнле итү мәсьәләсен фермерлар аша хәл итеп була дип белдерде. 

9 нчы сыйныф укучыларына аттестат тапшыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International